31 декабрь ял көне булачак
31 декабрьдә Татарстанда ял көне булачак. Тиешле күрсәтмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Бу хакта республика башлыгы матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр итте, дип белдерә Татар-информ. Ләкин моның өчен бер көн эшләргә туры киләчәк.